Онлайн трансляция

Свернуть

Илһам Шакиров турында тәүге фильм төшереләчәк: беренче детальләр билгеле | Адымнар

Илһам Шакиров турында тәүге фильм төшереләчәк: беренче детальләр билгеле | Адымнар

https://tnv.ru

15 Декабрь 2025, 12:30

7

0

Илһам Шакиров турында тәүге фильм төшереләчәк: беренче детальләр билгеле | Адымнар
Халыкның туган телендә - фильмнары барлыкка килә икән, аларның үзәгендә аның шәхесләре дә торырга тиеш. Безнең телеканал яңа сериалын милләтебезның моңлы сандугачы - Илһам ага Шакировка багышлаячак. Кино сәнгатендә аңа алынганнары юк иде! "Ватан. 21нче гасыр" кинокомпаниясенең омтылышы - тәүгесе.

Быел җәй Казанда Илһам Шакировка багышлап трибьют форматында зур концерт оештырганнар иде. Ул Илһам ага турында яшләр белән музыка телендә аралашу булды. Һәм проект тамашачысын тапты - аны 10 меңнән артык кеше караган. Менә бу атнада Юрий Федоров җитәкчелегендә Ямми мюзик банд әзерләгән альбом интернет мәйданнарга чыкты.

Яңа сериал җырчының тууына 90 ел уңаеннан төшерелә. Без сәхнәдән генә белгән Илһамның образын халыкка кино аша күрсәтүдән бигрәк, яшьләргә ул яшәгән чорны, татар җыр-моң сәнгатенең үсеш юлларын ача. Беренче күренешләрне 2 атнадан төшерә башлыйлар. Илһам Шакиров ролен Чаллының драма театры артисты Марсель Мөсавиров башкарачак. Мәскәүдән артист килә, бер өзек өчен чын бүре алып кайтачаклар, Илһам Шакиров кигән киемнәрне сандыктан чыгаралар. Беренче тапкыр аның турында ФСБ веетарны сөйли. Инзилә Хөсәенова кино төшереләчәк юллардан узып, идея-авторлары белән аралашып кайтты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар