https://tnv.ru
16 Декабрь 2025, 11:44
6
0

Бу ялларда Казанда Болгар радиосының Милли музыкаль премиясен тапшырдылар. Ул чын җыр тантанасы иде!
Радионың максаты - туган телне саклау, татар телендә кызыклы һәм файдалы контент әзерләү, халкыбызның җыр-моң мирасын тыңлаучыга тапшыру булса, әлеге премия - шушы эшчәнлекнең җырлы ноктасы. Республикада елның төп музыкаль вакыйгасы татар эстрадасының төрле буын артистларын сәхнәдә очраштырды.
Винера Ганиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Илсөя Бәдретдинова, Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова һәм башкалар. Аларның җырларын ел дәвамында "Болгар радиосы" дулкыннарыннан тыңлаган тамашачы бу кичтә үзе дә кушылып жырлады. Алия Сабирова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0