Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ журналистлары Россия матбугаты көнендә Дәүләт бүләкләре алды

ТНВ журналистлары Россия матбугаты көнендә Дәүләт бүләкләре алды

https://tnv.ru

13 Январь 2026, 15:50

227

0

ТНВ журналистлары Россия матбугаты көнендә Дәүләт бүләкләре алды
Бүген - Россия матбугаты көне. Корреспондент, редактор, журналистлар, нәшрият хезмәткәрләре - массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләр котлаулар кабул итә. Әлеге дата рәсми төстә 35 ел билгеләп үтелә. Ә тарихы - 1703 нче елга барып тоташа.

Һөнәри бәйрәмнәре белән бүген журналистларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады, дәүләт бүләкләре тапшырылды.


Журналистларның һөнәри казанышларын да билгеләп үттеләр. Матур гадәт буенча бәйрәм бүләкләрсез узмый. ШАЯН ТВ телеканалының башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова Россия цифралаштыру министрлыгының мактау грамотасына лаек булды.



Бүләк алучылар арасында Яңа гасыр каналыннан берьюлы берничә хезмәттәшебез. Матбугат өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте өчен "Новости Татарстана" тапшыруы алып баручысы, ике дәүләт телендә материаллар әзерләүче Алия Хәйретдиновага Татарстан Дәүләт Советының рәхмәт хаты бирелде.



7 дней тапшыруы корреспондеты Зөфәр Дәүләтшинга Министлар кабинетының рәхмәт хаты тапшырылды. Журналистикада эшләвенә 30 ел була. Соңгы елларда алгы сафларда булып, махсус хәрби операция барышын яктырта.

Фото: tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар