Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВның иҗат командасы Марат Әхмәтовка яңа проектларын тәкъдим итте

ТНВның иҗат командасы Марат Әхмәтовка яңа проектларын тәкъдим итте

https://tnv.ru

22 Январь 2026, 10:10

9

0

ТНВның иҗат командасы Марат Әхмәтовка яңа проектларын тәкъдим итте
ТНВ медиахолдингы Габдулла Тукайның юбилей елында аның әкиятләре геройларын заманча тәкъдим итәчәк. Су анасы белән Шүрәленең оныклары - яңа мультфильмда катнаша.

Шулай ук анда Барс белән Аҗдаһаны күрергә була. Кичә безнең каналның иҗади командасы Татарстан Рәисе каршындагы туган телләрне саклау комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтовка яңа проектларны тәкъдим итте. Яшүсмерләр өчен вертикаль форматта сериал төшермәкчеләр. "Кайтам" дип аталган реалити-тамаша яшьләрне авыл мохитендә сынауга корылган.

ТНВ - комиссия белән 5 ел хезмәттәшлек алып бара. Быел өр-яңа проектлар да булачак, иң халыкчаннары да эфирга кайта.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар