https://tnv.ru
11 Февраль 2026, 10:00
46
0

Кичә "Мир" кинотеатрында Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" әсәре нигезендә төшерелгән яңа сериал тәкъдим ителде. Әлеге проект ТНВ телеканалы һәм "Ватан 21 век" кинокомпаниясе хезмәттәшлегендә төшерелгән.
Съемкалар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.
Проектның режиссеры — Александр Далматов.
Сериал вакыйгалары 2010–2025 елларны колачлый. Хыянәт, югалту, катлаулы тормыш сайлаулары аша узарга мәҗбүр булган көчле хатын-кыз язмышы турында сөйли. Сюжет үзәгендә — гаилә кыйммәтләре, татар теленең эчке көче һәм аны саклау темасы.

Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов

Бүлешергә
Комментарии 0