https://tnv.ru
13 Февраль 2026, 16:05
10
0

“Kazан Агро” күргәзмәсендә яшьләр өчен аерым павильон оештырылган. Биредә авыл җирлегендә яшәү һәм үз эшеңне алып бару мөмкинлекләре турында сөйлиләр. Үз стендын безнең хезмәттәшләр — “ШАЯН ТВ” балалар телеканалы да тәкъдим итте.
Стенд белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов танышты. Аңа каналның яңа проектлары турында сөйләделәр. Быел Шаяннар үзләренең мультстудиясен ачкан, хәзер исә беренче анимацион сериал эфирга әзерләнә.
Беренче серияне Рөстәм Миңнехановка күрсәттеләр. Мультфильмның төп геройлары — Габдулла Тукай әкиятләре персонажларының оныклары. Дебют проект шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышлап, Туган телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән төзелгән.
Фото: rais.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0