Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВда яңа проект: «Дуслар җыелган җирдә» тапшыруын төшерә башладылар

ТНВда яңа проект: «Дуслар җыелган җирдә» тапшыруын төшерә башладылар

https://tnv.ru

11 Март 2026, 17:27

109

0

ТНВда яңа проект: «Дуслар җыелган җирдә» тапшыруын төшерә башладылар
ТНВ телеканалы яңа сезонга «Дуслар җыелган җирдә» дигән яңа тапшыру әзерли. Бу атнада проектның беренче чыгарылышын төшерү эшләре башланды.

Тапшыруның тәүге кунаклары Кукмара районыннан килгән йөздән артык кеше булды. Алар арасында агрономнар, механизаторлар, төзүчеләр, сыер савучылар, укытучылар, эшмәкәрләр һәм башка һөнәр ияләре — үз районы өчен җан атып, аның үсешенә өлеш кертүчеләр.

Яңа проектның төп максаты — республиканың мәдәни мирасын, сәнәгатьтәге уңышлы үрнәкләрне тамашачыга якынайту, шулай ук һәр райондагы сәләтле кешеләр һәм аларның хезмәте турында сөйләү.

Проект Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Туган телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар