Онлайн трансляция

Свернуть

"Дуслар җыелган җирдә": ТНВ каналында яңа тапшыру әзерләнә

"Дуслар җыелган җирдә": ТНВ каналында яңа тапшыру әзерләнә

https://tnv.ru

23 Март 2026, 12:10

15

0

"Дуслар җыелган җирдә": ТНВ каналында яңа тапшыру әзерләнә
Бу атнада безнең телеканал яңа һәм зур проектка алынды. Тапшыру "Дуслар җыелган җирдә" дип атала. Бу атнада беренче өлешен төшерделәр.

Студиядә тәүге кунаклар - Кукмара районыннан килгән йөздән артык кеше иде. Итек басучылар, тимер савыт-саба ясаучылар, сыер савучы, агроном, укытучы, эшмәкәрләр... Яңа тапшыруның максаты - урыннардагы җәүһәрләрне, сәләтле шәхесләрне сәхнәгә чыгару, районнарның иктисадый һәм сәнәгать мөмкинлекләрен "дусларча очрашу" форматында тамашачыга җиткерү.

Проект - Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Туган телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Студиядәге мохитне Алия Хәйретдинова күрде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар