Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВда премьера! 5 апрель "Дуслар җыелган җирдә" тапшыруы чыга башлый

ТНВда премьера! 5 апрель "Дуслар җыелган җирдә" тапшыруы чыга башлый

https://tnv.ru

03 Апрель 2026, 16:29

221

0

ТНВда премьера! 5 апрель "Дуслар җыелган җирдә" тапшыруы чыга башлый
Бу атнада, 5 апрель 18:00 сәгатьтә, безнең телеканалда яңа проект чыга башлый. Тапшыру "Дуслар җыелган җирдә" дип атала. 

Студиядә тәүге кунаклар - Теләче районыннан килгән йөздән артык кеше иде. Итек басучылар, тимер савыт-саба ясаучылар, сыер савучы, агроном, укытучы, эшмәкәрләр... Яңа тапшыруның максаты - урыннардагы җәүһәрләрне, сәләтле шәхесләрне сәхнәгә чыгару, районнарның иктисадый һәм сәнәгать мөмкинлекләрен "дусларча очрашу" форматында тамашачыга җиткерү.

Проект - Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Туган телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. 




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар