https://tnv.ru
16 Апрель 2026, 13:39
22
0

Бүген безнең хезмәттәшебез Әлфинур Фатыйхова 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны телевизор караучылар "Кучтәнәч" тапшыруында "Йомшаккай" белән "Актәпи" курчакларын тавышландыручы һәм режиссер булырак белә.
23 ел дәвамында юбиляр әлеге геройлар ярдәмендә балаларны уен аша тәрбияли. Ул башта Республиканың төрле театрларында эшләгән. 2004нче елда “Яңа гасыр” каналына килә.
Төрле проектларның режиссеры була. Сценарийларны татар теленә тәрҗемә итә. Әлфинур ханымны гомер бәйрәме белән бүген безнең иҗат төркеме дә котлады.

Бүлешергә
Комментарии 0