Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ телерадиокомпаниясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка яңа проектларын тәкъдим итте

ТНВ телерадиокомпаниясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка яңа проектларын тәкъдим итте

https://tnv.ru

26 Апрель 2026, 11:27

219

0

ТНВ телерадиокомпаниясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка яңа проектларын тәкъдим итте
Бүген татар халкы Туган тел көне һәм бөек халык язучысы Габдулла Тукай тууына 140 ел тулуны билгеләп үтә.

Шул уңайдан Галиасгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасында күп кенә чаралар уза.



«Яңа Гасыр» телерадиокампаниясе Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм аның рәисе Марат Әхмәтов белән берлектә әзерләнгән проектларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итте.



Бу — ШАЯН ТВ каналының Габдулла Тукай әсәренә нигезләнеп әзерләнгән мультисериал, халык җырчысы Илһам Шакиров гомер юлы һәм иҗатына багышланган «Илһам» сериалы, «Мин беләм» һәм «Уйныйк-уйлыйк» интернет-проектлары, «Дуслар җыелган җирдә» проекты.




Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар