Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген «Мир» кинотеатрында ТНВ каналы «Ров» документаль фильмын тәкъдим итте

Бүген «Мир» кинотеатрында ТНВ каналы «Ров» документаль фильмын тәкъдим итте

https://tnv.ru

04 Май 2026, 15:47

4

0

Бүген «Мир» кинотеатрында ТНВ каналы «Ров» документаль фильмын тәкъдим итте
Бүген «Мир» кинотеатрында ТНВ каналы «Ров» документаль фильмын тәкъдим итте. Фильмның режиссеры - Ринат Юзаев.

Кинокартина Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган. Фильмда 1941 елда Идел буендә төзелә башлаган саклану чикләре, шул исәптән 331 чакрымлы Казан каймасы тарихы турында сөйләнә. Тамашачылар сугыш елларындагы авыр язмышлар, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы, сирәк архив фото-видеолары һәм тере шаһитләрнең истәлекләре белән танышты.



ТНВ генераль директоры Илшат Әминов билгеләп үткәнчә, документаль фильмның иң мөһим ягы — ул билгеле вакыйгалар турында моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмаган фактларны ача. Фильмны 9 май көнне 18:00 сәгатьтә ТНВ каналында да карарга мөмкин.



Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар