https://tnv.ru
03 Июль 2026, 16:43
236
0

Бүген ТНВның зур студиясендә «Дуслар җыелган җирдә» проектының иң актив тамашачыларын бүләкләделәр. Телевизорлар Теләче, Мөслим, Кукмара, Кама Тамагы һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләргә тапшырылды.
Республика районнары турында сөйләүче каналыбызның яңа проекты быел Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән эфирга чыкты.
Безгә сигез районның иң күренекле вәкилләре килде. Алар арасында хезмәт династияләре, артистлар, аграрийлар, эшмәкәрләр, күп балалы гаиләләр һәм махсус хәрби операция ветераннары бар иде.
Җиңүчеләр ТНВның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә комментарийлар калдырган тамашачылар арасыннан сайлап алынды.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0