https://tnv.ru
06 Июль 2026, 10:12
66
0

ТНВ студиясендә «Илһам» фильмын тәкъдим итү тантанасы узды.
«Ватан 21нче гасыр» кинокомпаниясе - халкыбызның легендар шәхесенә багышланган “Илһам“ фильмын төшерүне тәмамлады. Хәзер монтажлауга күчәләр. Фильм Татарстан Рәисе каршындагы туган телләрне саклау комиссиясе теләктәшлегендә һәм ярдәмендә төшерелә.
Иҗат төркеме белән аның рәисе Марат Әхмәтов очрашты.
Шушы уңайдан ТНВның Зур студиясендә фильмны тәкъдим итү тантанасы узды. Кунаклар халык җырчысының өч чордагы тормышын уйнаган артистлар белән аралашты, җырларын тыңлады һәм рольләрне башкаручыларга катлаулы гримм салу мизгелләрен күзәтте. Гөлназ Гиниятова репортажы.
Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов

Бүлешергә
Комментарии 0