https://tnv.ru
17 Сентябрь 2026, 17:00
0
0
17 сентябрьдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин «ШАЯН ТВ» студиясендә кунакта булды.
Министрны «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары каршы алды. Алар кунакны студия белән таныштырды һәм телеканалның эшчәнлеге турында сөйләде.
Очрашу барышында Илсур Гәрәй улына телеканалның төп юнәлешләре һәм яңа проектлары тәкъдим ителде. Аерым игътибар балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә әзерләнә торган аң-белем бирү һәм анимацион контентка юнәлтелде. Әлеге контентны «ШАЯН ТВ» Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерли. Контентны shayantv.ru онлайн-платформасында карарга мөмкин.
Шулай ук министрга телеканалның яңа проектлары, шул исәптән «Ну, Карим!» вертикаль сериалы һәм «Шүрәле оныгы Шүркәй» мультсериалын җитештерү белән шөгыльләнүче «ШАЯН мультфильм» студиясенең эшчәнлеге турында сөйләделәр.
«ШАЯН ТВ» телеканалы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Уртак эш балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча контент булдыруга, татар телен популярлаштыруга, шулай ук яшь буын өчен белем бирү һәм мәгърифәти проектлар әзерләүгә юнәлдерелгән.
Фото: ШАЯН ТВ

Бүлешергә
Комментарии 0