Онлайн трансляция

Свернуть

Светлана Кадырова ТНВда узачак 14 сәгатьлек марафонның нечкәлекләре турында сөйләде

Светлана Кадырова ТНВда узачак 14 сәгатьлек марафонның нечкәлекләре турында сөйләде

https://tnv.ru

18 Сентябрь 2026, 14:12

95

0

Светлана Кадырова ТНВда узачак 14 сәгатьлек марафонның нечкәлекләре турында сөйләде
Якшәмбе, 20 сентябрьдә, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек республикакүләм «Всей семьей на выборы» телемарафоны эфирга чыгачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТНВның мәгълүмати тапшырулар буенча генераль директор урынбасары Светлана Кадырова хәбәр итте.

Көн дәвамында ТНВның зур студиясендә 200дән артык кунак катнашуы көтелә. Телемарафонны әзерләүдә һәм үткәрүдә холдингның зур командасы эшләячәк.

Марафон кысаларында «Республика тавышы» мәйданчыгында сәясәт белгечләре, тарихчылар, социологлар һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясаячак. «Гаилә кунак бүлмәсе»нә Татарстандагы хезмәт династияләре вәкилләре һәм күпбалалы гаиләләр чакырылачак.

Эфирда республиканың төрле районнарында яшәүче гаиләләрнең тарихлары күрсәтеләчәк. Алар арасында гомуми хезмәт стажы 1400 елга якын булган укытучылар династиясе һәм үзләренең 10 баласын тәрбияләүче гаилә дә бар.

Телемарафонның үзенчәлекле өлешләренең берсе — 50 ел бергә яшәгән өч пар өчен туры эфирда «алтын туй» тантаналары үткәрү. 

Тамашачыларны 16 музыкаль номер, республиканың 10га якын шәһәре һәм районыннан турыдан-туры кушылулар, шулай ук җиде махсус яңалыклар чыгарылышы көтә.

Көн дәвамында унбер iPhone 17 смартфоны һәм бер Sollers ST8 автомобиле уйнатылачак.

Фото: Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар