Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ каналында 14 сәгатьлек "Гаилә белән сайлыйбыз" марафоны тәмамланды

ТНВ каналында 14 сәгатьлек "Гаилә белән сайлыйбыз" марафоны тәмамланды

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2026, 21:34

304

0

ТНВ каналында 14 сәгатьлек "Гаилә белән сайлыйбыз" марафоны тәмамланды
“ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында «Гаилә белән сайлыйбыз» дип аталган зур, 14 сәгатьлек телемарафон тәмамланды. Ул бүген иртәнге сигездән - сайлау участоклары ачылган вакыттан ук бара.

Сайлау участокларында гына түгел, ТНВ студиясендә дә бүген бәйрәм рухы! Иртәнге 8дән безнең каналда «Гаилә белән сайлыйбыз» дип аталган зур телемарафон башланды. 14 сәгатьлек эфирны Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры ачып җибәрде. Алар һәрбер татарстанлыга таныш булган - "Мин яратам сине, Татарстан" җырын башкара.



Алып баручылар тамашачыларны турыдан-туры эфирда сәламли. Алар ике сәгать саен алышынып тора. Телевизион марафон кунаклары - Татарстанның үрнәк 20 пары. Гаиләләре нык, эшләре уңышлы, алар иҗтимагый тормышта да активлар. Павленковлар үз тарихын сөйләде. Гаилә башлыгы Владимир - СВО ветераны, ә ике улы - суворовчылар. Алексеевск районыннан Закировлар - дүрт баласы белән килгән. Иң кечкенәсенә - 5 яшь. Телемарафон барышында - үзләренең гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар.

Кунаклар арасында - хезмәт династияләре бар. Закиров-Зәкиевларның нәселләрендә - 69 укытучы. Аларның гомуми эш тәҗрибәсе - 1 мең 261 ел. Татарстанда гына түгел, Калининград, Санкт-Петербург, Прага, Астанада мөгаллимлек итәләр. Лилия Әхмәтшина - математика укыта. ТНВ студиясеннән туры сайлау участогына баралар. Гаилә белән тавыш бирү - ул киләчәкне билгеләү, дип саныйлар.

Ярты гасыр бергә гомер итүче 3 пар өчен бүген тагын бер кат язылу тантанасы үтте. Аның бар йолалары үтәлә. "Әйе" җавабын гына ЗАГС хезмәткәренә 6 тапкыр ишетергә туры килде. Балдаклар алмашып, бер-берсенә мөхәббәт сүзләрен әйтәләр. Мөшәрәповлар - Казаннан.
Илдар әфәнде Резеда ханымны үзен күргәнче ук, тавышына гашыйк булган.

Фирдүс Тямаев башкаруында "Нәрсә соң ул бәхет" җырына гаиләләр беренче биюләрен искә төшерде.



Көн дәвамында 11 айфон уйнаталар, ә кичен тагын ике автомобиль ияләрен атаячаклар. Фотоконкурста кеше катнашырга өлгергән.

Питрәч районыннан Абдулловларга бәхет елмайды инде. Гаилә белән фото ясап машиналы булдылар. Ул аларны ТНВ бинасы янында көтеп торды.


Шулай ук зур студиядә "Республика авазы" дип аталган мәйдан эшли. Монда җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, социологлар килеп, сайлау барышын анализлый.

Яңа гасыр телеканалының зур студиясеннән – “Болгар радиосы” студиясе белән 8 тапкыр элемтәгә керәләр. Анда эстрада йолдызлары гаиләләре белән чакырылган. Алар үз традицияләре белән таныштырып, тамашачылар һәм тыңлаучыларга җырлы саләм юллады.



Студиядәге телемарафонга "Казан" гаилә үзәге янында узучы концерттан да кушылулар булды. 





Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасына сайлаулар тәмамлануга багышланган «Бергә булырга вакыт» фестивалендә республика халкына мөрәҗәгать итте һәм гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерде.

Кадр артында дистәләгән оператор, режиссер, тавыш режиссеры, ут куючы, администраторлар эшли. Алар кичке сәгать 10га кадәр 200дән артык кунакны туры эфирда күрсәтү өчен тырышты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар