https://tnv.ru
20 Октябрь 2026, 14:25

Татарстан Рәисе каршындагы Татарстанда яшәүче халыкларның татар һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия «Әлифба» дәреслеге турында фильм төшергән. 60 елга якын бу китап дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләргә туган телне өйрәнергә ярдәм иткән.
Фильм XXII Казан халыкара кинофестиваленең «Алтын мөнбәр» милли бәйгесендә «Иң яхшы милли фильм» номинациясендә җиңү яулаган.
«Әлифба» дәреслегенең тиражы бер миллион данәдән артып киткән, ул 42 тапкыр яңадан басылган. Нәтиҗәдә, китап СССР төбәкләрендә туган телне өйрәнү өчен иң яхшы дәреслекләрнең берсе дип танылган.
Фильмда дәреслекнең язылу тарихы һәм аның авторлары — сугыш һәм лагерьларны кичерергә мәҗбүр булган педагоглар Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова турында сөйләнә.
Фильм режиссёры — Илдар Ягъфәров.
"Әлифба" ТНВ телеканалында 24 октябрьдә сәгать 19:00дә күрсәтеләчәк.

Бүлешергә
Комментарии 0