https://tnv.ru
23 Октябрь 2026, 17:56

25 октябрьдә Россиядә машина йөртүчеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Болгар радиосы» бүген Казан урамында радиотыңлаучы машина йөртүчеләр белән очрашып, бүләкләр тапшырды.
Көн дәвамында радио алып баручылары Казанның төрле мәйданчыкларында туктап, беренче, икенче, өченче килгән радиотыңлаучыларга бүләкләр тапшырды. «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире, башкарма директоры Илфар Кәримов сүзләренчә, радионы аеруча машина йөртүчеләр күп тыңлый.
– Иртән эшкә барганда, юлда булганда машина йөртүчеләр радио тыңлый. Шуңа автомобиль йөртүчеләр һәм юл хуҗалыны транспорты хезмәткәрләре көнен читләтеп уза алмадык. Көн дәвамында «Болгар радиосы» алып баручыларыннан торган мобиль экипаж Казан урамнарына чыкты. Тукталышны турыдан-туры эфирда игълан иттек. Безнең янга килеп җиткән иң җитез радиотыңлаучыларыбызга бүләкләр бирдек, – диде Илфар Кәримов.
Машина йөртүчеләр көне уңаеннан оештырылган акция 4 тукталышны колачлады. Мәсәлән, цирк янындагы мәйданга Апас районыннан Алмаз Минһаҗев беренче булып килеп туктады. – «Болгар радиосы»н даими тыңлыйм. Эфирда акция турында хәбәрне ишеткәч, килергә булдым. Бәхетем – беренче булып килеп туктадым. «Болгар радиосы»н яратабыз, иртәдән кичкә кадәр тыңлыйбыз, – ди Алмаз Минһаҗев.
Дөнья түгәрәк дип юкка әйтмиләр. Икенче җиңүчебез Марс Мөхәммәтҗанов та Апас районыннан, моңа өстәп, беренче җиңүчебезнең авылдашы, күршесе дә булуы ачыкланды. Марс Мөхәммәтҗанов бәйге турында хәбәрне «Болгар радиосы» эфирыннан ишеткән.
– 1990 елда тракторчы булып эшли башладым, 2005 елдан машина йөртүче булып эшкә урнаштым. Гел юлда инде. Ә «Болгар радиосы» минем тугры юлдашым. Бик зур рәхмәт бүләкләр өчен! Машина йөртүчеләргә яшел ут, сау-сәламәт булыгыз!
Искәртеп үтәбез, «Болгар радиосы» киләчәктә дә радиотыңлаучылар өчен төрле бәйгеләр үткәрүне дәвам итәчәк. Бездән аерылмагыз.

Бүлешергә
Комментарии 0