Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар радиосы"нда «Илһам» фильмында уйнаучы актерлар кунак булдылар

"Болгар радиосы"нда «Илһам» фильмында уйнаучы актерлар кунак булдылар

https://tnv.ru

11 Ноябрь 2026, 14:36

"Болгар радиосы"нда «Илһам» фильмында уйнаучы актерлар кунак булдылар
Бүген "Иртәнге чәй"ләрдә кунакта ТНВ телеканалы заказы буенча «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшергән «Илһам» фильмында уйнаучы актёрлар Сәйдәш Шәрипов һәм Фәнис Җиһанша булдылар.

Сериал Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышланачак һәм артистның формалашуы, халыкара гастрольләре, беренче язмалары һәм иҗади эзләнүләре чорын тасвирлый.

Өч сериядән торган фильм "Ватан XXI гасыр" кинокомпаниясе тарафыннан, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм шәхсән аның рәисе Марат Әхмәтов һәм ТНВ каналы ярдәме белән төшерелә.

Сериал телеэфирга киләсе елда чыгачак. 

Фото: "Болгар радиосы"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар