Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.10.2017

Минтимер Шәймиев чит ил журналистлары белән очрашты

Бүген Казан Кремлендә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгында аккредитация узган чит ил журналистлары вәкилләре белән очрашты. Алар 2017 елның 2−4 октябрендә Татарстан белән танышу өчен килгән. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәрне чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары соравы буенча «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырган.

Журналистлар «Рубин» футбол клубы базасында, «Казан-Арена» стадионында, Казан Кремлендә, Болгарда, Зөядә, «Казаньоргсинтез» оешмасында, Халыклар дуслыгы йортында, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булган, шулай ук «Многоликая Россия» журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын караган.

Очрашу башында Минтимер Шәймиев чит ил журналистларына Татарстанга карата игътибар һәм кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.

«Россиянең яңа тарихында Татарстан билгеле бер кызыксыну уята. Дөньяда нинди генә вакыйгалар булса да, алар билгеле бер дәрәҗәдә Россиягә, шул ук вакытта уңышлы үсә, дөньяның күп илләре белән икътисади элемтәләр урнаштыра торган Татарстанга да кагыла. Дөньяда республикага карата билегеле бер ышаныч бар, инвестицияләрне актив җәлеп итү дә шуңа бәйле. Үзгәртеп кору еллары һәм яңа Россия Федерациясе урнашу шартларында республика алдында 25 ел элек ачылган базар икътисадын үзләштерү бара», — диде ул.

Ахырдан Минтимер Шәймиев журналистларның Татарстан Республикасы белән бәйле сорауларына җавап бирде.

(Татар-информ)



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера