Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.02.2015

20-24 апрельдә Казанда дзюдо буенча Европа чемпионаты уза Дзюдо буенча Европа чемпионаты 20-24 апрельдә Казанда узачак, дип хәбәр итте бүген 18 яшькәчә егетләр һәм кызлар арасында Россия беренчелеге башлануга багышланган матбугат конференциясендә ТР Дзюдо федерациясе башкаручы директоры Морат Манапов.

"Казанның Универсиада үткәрү тәҗрибәсе бар һәм Европа чемпионаты уздыру урыны итеп Универсиададагы мәйданчык - "Татнефть-арена" сайланды. Анда Европа дзюдо берлеге инспекциясе булып киттк. Универсиада вакытындагы кебек зур үзгәрешләр көтелми. Бердән-бер күзгә күренерлек үзгәреш - подиум булмаячак", - диде вице-президенты, Россия Дзюдо федерациясе башкаручы директоры Валентин Хәбиров.

Башланган Россия беренчелегеннән тыш, Казанда Европа чемпионаты алдыннан тест ярышлары оештырылмый. "Егетләр һәм кызлар арасында быелгы Россия беренчелеге тест ярышлары санала, гәрсә башка шартларда узса да. Биредә без эчке хезмәтләрне, хөкемдарлар корпусын сыныйбыз", - диде В.Хәбиров

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20