Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.01.2015

2014 ел студенты КФУ да укый

2014 ел студенты КФУ да укый ТР “Ел студенты” X студентлар премиясе Гран-приена Казан федераль университетыннан Адина Кульмасова ия булды. Ел уку йортлары номинациясендә КДМУ, КДЭУ, ИИХИ (Икътисад, идарә һәм хокук институты) һәм КНИТУ-КХТИ билгеләп үтелде. Алар бер үк санда тавыш җыйган. Гран-при иясен һәм Татарстанның иң яхшы вузларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. “Бу тантаналы чарада бүләкләрне беренче тапкыр гына тапшырмыйм. Ә бу юбилейга багышланган бай программалы очрашу”, - дип билгеләп үтте ул. Ул оештыручыларны, вузлар ректорларын, студентларны һ.б. котлады. “Татарстанда проектны гамәлгә ашыруга 10 ел тулу белән котлыйм!”, - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты спикеры Адина Кульмасовага Россия һәм чит ил вузында стажировка узу яки магистратурада уку сертификаты тапшырды. 
Шулай ук, “Ел чит ил студенты” номинациясе премиясе лауреатлары Чжан Дали (КНИТУ-КХТИ) һәм Парвиз Ходжиев (КФУ) булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Шулай итеп, конкурсның 19 номинациясендә җиңүчеләр билгеле булды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20