Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.03.2016

2016 елда Татарстанда 200 меңгә якын кеше капиталь төзекләндерү программасы буенча торак шартларын яхшыртачак

2016 елда Татарстанда 200 меңгә якын кеше капиталь төзекләндерү программасы буенча торак шартларын яхшыртачак Быел күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасын чынга ашыру кысаларында 195 мең чамасы кеше торак шартларын яхшыртачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының идарә, ТКХ программаларын файдалану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте.

Быел Татарстанда гомуми мәйданы 4,7 млн кв метр булган  күп фатирлы 830 йортны ремонтлау планлаштырыла. Программаны финанслау күләме 4,7 млрд сум тәшкил итә. Быелгы программада төбәкнең 41 муниципаль берәмлеге катнаша.

И.Насыйров сүзләренчә, йортларны капиталь төзекләндерү – республикада социаль әһәмияткә ия программаларның берсе. Ул 2008 елдан бирле тормышка ашырыла. Докладчы программаны финанслау турында сөйләгәндә, торакчылар капиталь ремонт өчен квадрат метрга 5 сум күләмендә кертем түлиләр. Бу елына 2,3 млрд сум чамасы тәшкил итә - бу РФ төбәкләре буенча торакчылардан иң күп җыелган сумма.

Насыйров аңлатма биргәнчә, күп фатирлы 15 меңнән артык йорт 2043 елга кадәр исәпләнгән озак вакытлы төбәк капиталь ремонт программасына кертелгән. Бу вакыт эчендә 13 мең чамасы йорт тиешле тәртипкә китерелгән, дөрес, күбесендә төзекләндерү эшләренең барлык төре дә башкарылмаган, хәзер исә программага 13 төре кертелгән.

Йортларны төзекләндерү буенча эшләр башкару вакыты бик кыска, дип билгеләп үтте түрә. “Август уртасына – сентябрь башына программага кертелгән барлык йортлар төзекләндерелгән һәм кабул итү комиссиясенә тәкъдим ителгән булырга тиеш. Акча янга калган очракта, программага кертелмәгән йортларны ремонтлаячакбыз”, - дип билгеләп үтте ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20