Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.07.2016

2017 елда Криштиану Роналду Казанга килергә мөмкин

2017 елда Криштиану Роналду Казанга килергә мөмкинФутбол буенча Франциядә узган Европа чемпионатының җиңүчесе булып Португалия җыелма командасы танылды. 2017 елда “Роналду һәм компания” инде Казанга килергә мөмкин.

Данлыклы Парижның атаклы “Стад де франс” стадионында узган финал очрашуында Франция һәм Португалия җыелмалары очрашты. Уен кайсыдыр якның өстенлеге белән үтте дип әйтеп булмый. Бәлки шуңадыр да игътибарны әлегәчә, уенның үзеннән бигрәк, Европа чемпионатында төп йолдыз булып саналган Криштиану Роналдуның матч башында ук җәрәхәт алу сәбәпле мәйданнан чыгып китүе җәлеп итәдер. Финал язмышын исә бердәнбер туп хәл итте: өстәмә вакытта Эдер керткән гол португалиялеләргә Европа чемпионы титулын китерде.

Әлеге җиңү ярдәмендә Португалия киләсе елга Казанга килергә мөмкин. Билгеле булганча, 2017 елда Татарстан башкаласы үзендә Конфедерация кубогы уеннарын кабул итәчәк. Әлеге ярышларда дөньяның алты кыйтгасында җиңү яулаган командалар көч сынашачак һәм ошбу турнир дөнья чемпионатын кабул итүче илдә һәм стадионнарда уздырыла. Россия (мәйдан хуҗасы буларак), Германия (гамәлдәге дөнья чемпионы буларак), Австралия, Чили, Мексика, Яңа Зеландия кебек командаларга Европада җиңүче булган Португалия дә кушылды. Африка зонасыннан җиңүче соңрак ачыклана. Җирәбә быел ноябрь аенда Казанда үтәчәк. Әлегә кайсы команданың кайсы шәһәрдә уйнаячагы билгеле түгел (Казаннан тыш, уеннар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочида уза), әмма Татарстан башкаласы Роналду һәм компаниянең “Казан-арена”да уйнаячагына өметләнә. Шунысы да бар: Криштиану берзаман татар кияве дә булып торган иде бит әле. Дөрес, Ирина Шәйхелисламова (Шейк) белән аерылуларына инде берничә ел вакыт үтте...

Могҗизага гына ышанасы кала

Европа чемпионаты һәм Португалия командасының җиңүе турында кайбер фикерләргә дә күз салыйк.

“Бары тик ниндидер могҗизага гына ышанасы кала”

Алмаз Гафиятов, “ТНВ” каналында спорт тапшырулары җитәкчесе: “Быелгы Европы чемпионаты нәтиҗәләре күпләрне гаҗәпләндергәндер дип уйлыйм. Португалия җыелма командасы лидерлар рәтендә булса да, төп фаворитлар исемлегенә керми иде. Әлеге җиңүне 2004 елда Грециянең чемпион калуына тиңләп буладыр. Португалия футболчылары җанатарлар өчен кызыклы уен күрсәтә алмаса да, нәтиҗә өчен көрәштә җиңүче булып танылды. Гомумән алганда, спорт факторын исәпләсәк, Европа чемпионаты Исландия һәм Уэльс футболчыларының уңышлары белән истә калачак. Шул ук вакытта Россия җыелмасының чираттагы уңышсызлыгы һәм мондый төр турнирларга безнең ил вәкилләренең әзер булмавы белән дә тарихка кереп кала. Моннан тыш, Франциядә спорттан тыш вакыйгалар да күп булды. Бигрәк тә фанатлар катнашындагы низаглар, урамдагы тәртипсезлекләр һәм кагыйдә бозулар белән бәйле яңалыклар массакүләм мәгълүмат чараларында еш яңгырады.
Хәзер безнең ил халыкара футбол бәйгеләрен кабул итәргә әзерләнә. Иң элек Конфедерация кубогы уеннары, соңрак дөнья чемпионаты узачак. Соңгы сәяси вәзгыятьне исәпкә алганда, Россиягә беренче чиратта куркынычсызлык чаралары турында уйларга кирәк. Чөнки мондый төр ярышлар үткәрү - ил өчен зур җаваплылык сорый. Аерым Казанны исәпкә алганда, оештыру мәсьәләләрендә кыенлыклар туар дип уйламыйм. Без мондый дәрәҗәдәге ярышларны үткәрергә өйәнгән инде. Ә менә Россиия җыелмасының ничек чыгыш ясавы - әлегә бары тик зур сораулар гына уята. Футбол системасын тулаем үзгәртергә һәм яңа футболчылар үстерергә вакыт калмады. Шуңа күрә, бары тик ниндидер могҗизага гына ышанасы кала…”

“Ике ел буе зур футбол ярышын көтәбез дә, аннары күңелсезләнеп утырабыз”

Илнар Хөснуллин, спорт журналисты: “Нишлисең, хыяллар белән яши торган халык инде без. Россиянең футбол җанатарларын әйтүем. Ике ел буе зур футбол ярышын көтәбез дә, аннары күңелсезләнеп утырабыз. Бу юлы да шулай булды. Башта төркемнән җиңел генә чыгабыз дип утырдык. Аннары чемпионатның үзендә "плэй-оффка юллама инде кесәдә" дип хыялландык. Гәрчә, Россия җыелма командасына җыелган уенчыларның шул ук Чемпионнар Лигасында көчле көндәшкә каршы чыгыш ясаганда кем икәнен яхшы белсәк тә. Безнекеләргә исеме танылган, уены танылган лидер җитмәде. Игътибар итсәгез, башка барлык командаларда бар иде андый футболчылар. Ә хәзер команданы куып таратыйк дип имза туплыйбыз. Инде чемпионат нәтиҗәсенә килгәндә, Португалия отарга тиеш түгел иде. Әмма футболда барысы да алдан фаразланганча гына булмый. Бәлки әле, Роналду җәрәхәт алмаса, португалиялеләр җиңә дә алмас иде. Нәкъ менә шул вакыйга аларга көч өстәде, тырышыбрак уйнарга мәҗбүр итте. Ә безгә җанатарлар белән яхшырак эшләү юлын табарга кирәк. Үзебезнекеләр белән бигрәк тә…”

“Читлеккә күнегү, мескенлек психологиясе һәр эштә канатларны сындыра”

Римзил Вәлиев, җәмәгать эшлеклесе, журналист: “Бер яктан карасаң, 11 миллион халыкны бәхетле итү өчен, ике сәгать эчендә бер тупны капкага кертү җитә икән. Бүген иртән интренетны ачып карадым, Португалия җанатарларының тынычлана алмый төн чыканнарын, аларның йөзләрен, күз карашларын. 100 ел дәвамында көткәннәр алар бу җиңүне. Өметне өзмәгәннәр, тырышканнар. Португалия футболчыларнының рухы, ихтыяр көче шаккатыра. Африканың җитез егетләре күпчелекне тәшкил иткән Франция командасы көчлерәк иде, әмма португалларның чыдамлыгы, сабырлыгы, физик хәзерлеге зуррак булып чыкты. Көндәшләре арыганда да алар темпны киметмәде, хәтта арттыра барды, кирәк чагында каты уен да күрсәтә алды. Зуррак илнең тәҗрибәлерәк командасыннан Парижның үзендә дә шүрләп калмадылар, җиңүгә ыргылдылар алар. Португалиянең җиңүе бик күпләрне сискәндерде. Димәк, көчле дип куркып калмаска, үзеңнен гайрәтеңне расларга кирәк икән! Әлбәттә, Португалиянең климаты, диңгез һавасы, темпераменты Россиянекеннән аерыла. Ләкин ихтыяр, осталыкка омтылу, шәхси батырлык барысыннан дан мөһимрәк. Россия, Татарстан футболчылары акча һәм дәрәҗә өчен генә уйнамаска тиеш. Күңел төшенкелегенә бирешкән, үзенең азатлыгына ышанмаган спортчы җиңүгә ирешә алмый. Безгә кичәге авторитетлар алдында каушап калмаска кирәк. Бүген без беренче була алабыз! Читлеккә күнегү, мескенлек психологиясе һәр эштә канатларны сындыра. Мине бигрәк тә Исландия уенчылары сокландырды. Һәр команданың, һәр илненң язмышы үз кулында, кешеләрнең көчле теләге һәм осталыкны камилләштерү, көч кызганмау нәтиҗә китерә дип уйладым. Сәләмәт рух, җәмгыятьнең рухи саулыгы булса, теләсә нинди көрәштә җиңеп чыгып була...”

“Оста, тәҗрибәле, сыналган һәм алар бар да яхшы клубларда уйный”

Райнур Шакиров, “Тәртип ФМ” радиосында спорт тапшырулары авторы: “Португалия нигә җиңдеме? Минемчә, аларның һәр футболчысы үз урынында чыгыш ясады. Оста, тәҗрибәле, сыналган һәм алар бар да яхшы клубларда уйный. Ә Россиянең бер генә уенчысы да чит илдә уйнамый, безнең премьер-лига да чит илләрнекеннән күпкә калыша. Бездә гел бер уенчылар чыгыш ясый. Германияне генә алыйк, анда әнә баш тренер Лев соңгы берничә ел эчендә генә дә җыелма команда өчен 100гә якын уенчыны сынап караган, чемпионатка да иң көчлеләрен генә алган. Россиягә дә яңа футболчыларны җәлеп итәргә кирәк. Әмма... бармы соң ул яңа уенчылар? Минемчә, аларны Мәскәү һәм Питер кебек шәһәрләр тышыннан да эзләргә кирәктер...”

“Беренче чиратта, бу Португалия тренеры җиңүе”

Рушан Хантимеров, “Болгар” радиосы алып баручысы: “Португалия искитәрлек уен күрсәтмәсә дә, җиңеп чыга алды. Беренче чиратта, бу аларның тренеры җиңүе дип әйтер идем. Сакта җитешсезлекләре юк диярлек, һөҗүмдә аз гына мөмкинлекләрен дә нәтиҗәле куллана белделәр. Күпләр Португалияне "антифутбол" күрсәтте дип санаса да, уен онытыла, ә нәтиҗә кала диләр бит. Аларга турнир буе көндәшләр белән дә бәхет елмайды, Франция көчле җыелмалар белән уйнап талчыкты, шуның өстенә финал алдыннан да бер көнгә азрак ял иттеләр. Гомумән алганда, чемпионат ошады дип әйтә алмыйм. Күбрәк җанатарлар арасындагы тәртипсезлекләр белән истә калыр, мөгаен. Бездә узачак дөнья чемпионаты алдыннан Россияга, аерым алганда Казанга нәкъ менә шундый тәртипсезлекләр булдырмау чараларын алдан ук күрергә кирәк. “Кунак булсаң – тыйнак бул” дигән әйтемне килүчеләр дә алдан ук белергә тиеш. Бөтен Россия өчен әйтә алмыйм, ә менә зур спорт чараларын югары дәрәҗәдә уздыру тәҗрибәсе булган Казан, футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарын лаеклы итеп кабул итәчәгенә шикләнмим...” 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20