Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.04.2016

2018 елгы дөнья чемпионатына чыгымнар 3 млрд сумнан күбрәккә киметелгән

2018 елга футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлеккә чыгымнар 3 млрд сумнан артыкка киметелгән. Бу хакта "2018 елда Россия Федерациясендә футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек Программасына үзгәрешләр кертү турында"гы Хөкүмәт карарында әйтелгән.

Программаларны тормышка ашыруга каралган чыгымнар 620 млрд 865,9 млн сумнан 617 млрд 167,6 млн сумга калган. Документ нигезендә, 329 млрд 874,1 млн сум федераль бюджеттан, 91 млрд 114,2 млн - төбәк бюджетларынннан, 196 млрд 179,3 млн юридик затлардан бүленә. 

2018 елгы дөнья чемпионаты матчлары 14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәре: Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Саранск, Калининграде, Волгоград, Екатеринбург, Самара, Сочи һәм Ростов-Дондагы 12 стадионда узачак.                   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20