Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.02.2015

24 мең кеше волонтер булырга тели

Казанда узачак Су спорты төрләренең XVI дөнья чемпионатында волонтер буларак катнашырга 69 илдән 23 927 кеше теләк белдергән. Ирекле булышчылар буларак оештыру комитеты командасына эләгергә теләүчеләр өчен 2014 елның 20 сентябреннән 2015 елның 1 гыйнварына кадәр гариза бирү мөмкинлеге булдырылды.


Апрель аена кадәр кандидатлардан волонтерлар командасы тупланачак. Анда бары тик иң лаеклылар – барлыгы 2500 кеше сайланып алыначак. Алар арасында чит ил волонтерлары да булачак. Моннан тыш, волонтерлык программасының 20 партнер төбәге билгеләнәчәк. Бу хакта Intertat.ru электрон газетасы инде язган иде.

Булачак волонтерның портреты билгеле

Хәзер волонтерлык программасының рекрутинг этабы бара. 20 ноябрьдән булачак волонтерлар белән сөйләшүләр уздырыла. Бүгенгә 5 меңгә якын кеше махсус сорауларга җавап биргән инде. Алар ярдәмендә кандидатның мотивациясен белергә, тәҗрибәсе белән танышылар. Шулай ук әлеге интервью кандидатның волонтерлык эшчәнлеге турында никадәр хәбәрдар булуы, инглиз һәм башка телләрне нинди дәрәҗәдә белүе турында да аңларга булыша. Рекрутерлар исә, үз чиратында, төрле волонтерлык позицияләренең үзенчәлекләре турында сөйли. Бу булачак ирекле ярдәмчеләргә дөрес карарга килергә булышачак. Нәкъ менә әңгәмә нәтиҗәләре буенча һәр кешенең кайсы өлкәдә волонтер булып эшләячәге билгеләнә. Волонтер булырга теләүче чит ил кешеләре белән дистанцион рәвештә әңгәмәләр көтелә. Алар белән элемтәгә йә Skype, йә телефон аша керәчәкләр, дип сөйләделәр безгә оештыру комитетының матбугат хезмәтендә.

Алда әле тагын ике ай рекрутинг эше көтелсә дә, кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертә башлаганнар. Мәсәлән, чемпионатның булачак волонтерының якынча “портреты” инде төзелгән дә икән. Ул – инглиз телендә яхшы аралаша торган беренче-икенче курс студенты. Кандидатлар арасында кызлар өстенлек итә - дүрт кызга бер егет туры килә.

Казанның үз волонтерлары да булачак

Булачак волонтерлар арасында иң еш таләп ителгән позицияләр булып “Тамашачылар белән эшләү”, “Спорт командасының атташесы”, “Волонтер-аниматор”, “Спорт ярышларын оештыру волонтеры” кебекләре тора. Шунысын да билгеләп узу мөһим: әңгәмә узган кандидатлар арасында моңа кадәр волонтерлык тәҗрибәсе булмаганнар күпчелекне тәшкил итә. Ләкин шулай булса да, алар 2013 елгы Универсиада волонтерлары эшчәнлеге белән шактый яхшы дәрәҗәдә таныш. Әлеге тенденция безнең илдә спорт һәм төрле чараларда волонтерлык булып эшләүгә кызыксыну тагын да артуны күрсәтә.

Дөнья чемпионатына волонтерларны әзерләү программасы инде узган елның мартында ук башланып китте. Ул вакытта “Дөнья чемпионаты турында бөтен нәрсәне бел!” дигән мәгълүмати проект старт алган иде. Март-декабрь айларында аның белән 75 мең кеше танышкан. Сентябрь аенда “Volunteers' Academy” дип аталган Бөтенроссия белем бирү лагере масштаблы проектның чираттагы этабы узды. Моннан тыш “Спорт проектлары дирекциясе” Казанның 11 мәктәбендә һәм Балалар иҗат үзәкләрендә шәһәр волонтерларын әзерләүне оештырган. Хәтта мәктәп укучыларыннан торган командалар да булдырылган инде. Алар исә, үз чиратында, чемпионат объектлары һәм төп туристик маршрутлар янында урнашкан махсус станцияләрдә эшләячәк.

Киләсе этап – волонтерларны укыту. Аннан соң чемпионатның оештыру комитетының ирекле ярдәмчеләре аккредитация узып, экипировка алачак. Бары тик әлеге пунктлар үтәлгәннән соң гына волонтерлар Су спорты төрләре дөнья чемпионатында һәм “Мастерс” турнирында үзләрененң төп бурычларын үтәүгә керешәчәк.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20