Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.09.2017

“Ак Барс” һәм “Лада” командаларының икенче очрашуын карагыз

Җомга кичендә “Яңа Гасыр” каналы Тольятти шәһәреннән хоккей уены трансляциясе күрсәтә. Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы уен көнендә җирле “Лада” хоккей клубы белән Казанның “Ак Барс” командасы көч сынаша.

Тольятти хоккей клубын бүгенге көндә латыш тренеры Артис Аболс җитәкли. Риганың “Динамо” командасы белән тренерлык карьерасын уңышлы башлап җибәргән хоккей тренерын беркадәр вакыттан соң үзенә “Лада” клубы чакырып алды. Шунысы кызыклы, Аболс тренерлык штабында капкачылар тренеры булып Казан җанатарларының яраткан капкачысы Дмитрий Ячанов эшли. Казан клубына беренче чемпионлык алып килгән сезонда “Ак Барс” капкасын Ячанов саклаганын иң тугры хоккей җанатарлары хәтерли булыр. Моннан тыш, Тольятти клубында “Ак Барс” составында уйнап, яшьләр арасында 2011 нче елгы дөнья чемпионы калган һөҗүмче Станислав Бочаров чыгыш ясый. Җитмеш беренче номер астында уйнаучы хоккейчы быелгы сезонны аеруча уңышлы башлап җибәреп, ун уенга өч алка һәм өч нәтиҗәле пас бирүгә иреште. Ул, һичшиксез, “Лада” клубының сезон башындагы иң нәтиҗәле уенчылары исемлегендә тора. Мондый уенчылары белән “Лада” клубы быелгы сезонда плей-офф зонасы урыннары өчен тулы хокукта ярыша ала.

Әйтергә кирәк, сезон башы гына булуга кармастан, быелгы сезонда “Ак Барс” һәм “Лада” бер очрашу уздырырга өлгерделәр дә инде. 31 нче августта “Татнефть Арена” боз сараенда узган уен 5:2 исәбе белән казанлылар файдасына тәмамланды

Бу юлы “Лада-Арена” бозындагы уенны ике команда нинди исәп белән тәмамлар? Моны сез 22 нче сентябрь “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Лада” һәм “Ак Барс” командалары арасындагы уенның турыдан-туры трансляциясен карап белә аласыз. Трансляция "Яңа Гасыр" каналында 18:00 сәгатьтә башланып китә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20