Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.12.2015

"Ак Барс" Мәскәү "Динамо"сы белән очраша

Бүген "Ак Барс" Мәскәүдә КХЛ чемпионтының чираттагы күчмә уеннар сериясен башлый.

Казанлылар Мәскәүдә "Динамо" белән очраша. Матч 19.30да башлана. Очрашуга Континенталь хоккей лигасы арбитрлары: Алексей Белов, Виктор Гашилов, Дмитрий Сивов, Сергей Шелянин хезмәт күрсәтә. Хоккей яратучылар очрашуның туры трансляциясен "Матч ТВ" (репортаж 19.20дә башлана) һәм ТНВ (19.30) телеканалларында карый ала.

Ил чемпионаталары кысаларында көндәшләр 86 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 34 җиңү бар, 7 уен тигез исәпкә тәмамланган, 45 тапкыр оттырган (алкалар аермасы 186-216). Бу сезонда "Ак Барс" Динамоны Казанда җиңде - 3:2 (Варнаков-2, Яруллин; Вишневский, Хиетанен), дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20