Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.08.2015

«Ак Барс» ның дүрт хоккейчысы яшүсмерләр җыелма командасы составында Австриягә турнирга китте

Кичә 16 яшькәчә яшүсмерләр арасында Евгений Филин җитәкчелегендәге хоккей буенча Россия җыелма командасы Red Bull Ice Hockey Rookies Cup турнирына китте.
Турнир 21-23 августта Австриянең Зальцбург шәһәрендә уза. Команда составына 22 хоккейчы кергән, дип белдерә Россия хоккей федерациясе матбугат хезмәте. Алар арасында Казанның “Ак Барс” командасыннан дүрт вәкил: капкачы Әмир Мифтахов, сакчылар Ильяс Ситдиков һәм Павел Купчихин, форвард Михаил Шестопалов.
Ярышларда россиялеләр Австрия, Словакия һәм Чехия яшьтәшләре белән очрашачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20