Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.12.2015

"Ак Барс" Түбән Новгород командасын җиңде

"Ак Барс" Түбән Новгород командасын җиңде  Кичә Казанның "Ак Барс" командасы үз бозында Түбән Новгородның "Торпедо" клубын кабул итте. Исәпне уенның 5 минутында Казан хоккейчысы Михаил Варнаков ачты. Бу вакытта безнең хоккейчылар бер уенчыга азрак уйный иде. 2 өлештә бозда кунаклар өстенлек итте, ләкин период ахырында Владимир Ткачев исәпне 2:0 ясады. Соңгы 20 минутта "Торпедо" бер алка кертеп исәп аермасын кыскартса да, Түбән Новгород хоккейчыларының башкага көче җитмәде: 2-1 "Ак Барс" җиңүе.

Киләсе уенны казанлылар 9 декабрьдә Мәскәүдә "Динамо"га каршы уздырачак.

«Ак Барс» (Казан) – «Торпедо» (Түбән Новгород) - 2:1 (1:0, 1:0, 0:1). 

Алкаларны керттеләр: Варнаков (Азеведо, 04.13, азчылыкта), Ткачев (Яруллин, 39.21), Аляев (Эштон, Жердев, 44.11, күпчелектә). 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20