Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.07.2016

Аксубай районында уракта яшь механизаторлар эшли

“Аксубай“ агрофирмасында быелгы урак өстендә катнашучы экипажлар составы яңарган. Бу хакта Аксубай районының “Авыл таңнары” басмасының электрон ресурсы хәбәр итә.

Экипажлар составының яртысын хезмәт юлларын яңа гына башлаган яшь механизаторлар тәшкил итә. Нигездә, Аксубай универсаль технологияләр техникумын тәмамлаучы яшь кадрлар өлкән игенчеләргә алмашка килә. Мисалга, алар арасында Иске Савруш егете Анатолий Мельников та бар. Ул чәчү кампаниясе вакытында җирдә эшли белүен раслады. “Нью-Холланд” штурвалы артына кемне утыртырга дигән сорау тугач, авыл хуҗалыгы производствосы җитәкчелеге, бер дә икеләнеп тормастан, комбайнны яшь егеткә ышанып тапшырды. Анатолий бүген көзге бодай басуында ашлык суктыра. Бөтен күңелен биреп, тырышып эшли.

“Без Анатолий Мельниковка зур өметләр баглыйбыз. Ул эшкә җаваплы караган, намуслы, булдыклы егет”, - ди “Луч“ бүлеге идарәчесе Владимир Дмитриев.

Яшь механизатор техниканы машина йөртүче булып эшләүче әтисе Евгений Мельников үрнәгендә яшьтән үк өйрәнеп үскән. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, ул да - агрофирманың иң алдынгы хезмәткәрләреннән берсе, дип яза җирле ММЧ.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20