Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
01.06.2017

Актерлар йортында “Нур” татар балалар театр студиясенең ачык дәресе үтә

Бүген М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Нур» татар балалар театр студиясенең ачык дәресе үтә. Бу хакта Татарстанның театрлар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Студиядә тәрбияләнүчеләр үз осталыкларын, шулай ук быелгы сезонда булачак «Чарли һәм шоколад фабрикасы» тизерен (видеоролик) күрсәтәчәк.
«Нур» студиясендә ике төркем эшли: студия ачылганнан бирле эшләп килүче төркем Актерлар йорты репертуарына кергән «Сертотмас үрдәк» һәм «Кечкенә принц» спектакльләрендә уйный. Икенче төркем узган ел көз тупланган, алар әлегә актерлык осталыгы, вокал һәм хореография белән шөгыльләнә.

«Нур» быелгы театр сезонында инглиз язучысы Роальд Дальнең «Чарли һәм шоколад фабрикасы» н (татар теленә Марсель Мәхмүтов тәрҗемә иткән) тәкъдим итәчәк. Режиссеры -Казан театр училищесы педагогы Марсель Мәхмүтов.

Белешмә өчен. «Нур» татар театр студиясе 2012 елда Татарстан театр эшлеклеләре берлеге тәкъдиме белән ачыла. Биш ел эчендә укучылары үзләрен төрле өлкәдә күрсәтә. 2015 елда студия киң аудиториягә Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» спектаклен чыгара. 2016 елда Антуана-де Сент-Экзюпериның Разил Вәлиев тәрҗемәсендә «Кечкенә принц» спектакле куела.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии