Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.10.2015

"Алабуга" МИЗ күзәтүчеләр советы утырышында резидентларның 12,6 млрд сумлык яңа проектлары расланды

"Алабуга" МИЗ күзәтүчеләр советы утырышында резидентларның 12,6 млрд сумлык яңа проектлары расланды ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» махсус икътисади зонасының Күзәтчеләр советы утырышы узды. Утырышта потенциаль резидентларның яңа 4 проекты һәм гамәлдәге  резидентларның инвестицияләрен арттыру мәсьәләсе каралды һәм хупланды. Яңа проектларның гомуми суммасы 12,6 млрд сум тәшкил итә.   

«Каматех» ҖЧҖ компаниясенең инвестицион проекты малеин ангидриды –эпоксид сумалалар җитештерү өчен чимал җитештерү заводын төзүне күз алдында тота.

«Каматех» ҖЧҖ компаниясен гамәлгә куючы – «Па-Рус» ҖЧҖ Россия компаниясе һәм "Chemieanlagenbau Chemnitz GmbH" (CAC)  немец инжиниринг компаниясе. «Алабуга» МИЗ территориясендә сыек хәлдә һәм гранулалар рәвешендә малеин ангидридын җитештерүнең планлаштырыла торган күләме елына 40 мең тонна. Киләчәктә елына 60 мең тоннага җиткерү карала. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 9,958 млрд. сум тәшкил итә. Анда 157 кешедән артык хезмәткәр эшләве планлаштырылган. 2018 елның икенче кварталында эшләтеп җибәрү күздә тотыла.

"Бу тема республикада гына түгел, бөтен Россиядә дә бик актуаль. Бу проектны гамәлгә ашырырга кирәк ", - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Плентмак» ҖЧҖ проекты тротуар плиткасы, плиткалар һәм бетон блоклар җитештерү өчен җайланмалар, ваклау-сортларга аеру машиналарын җитештерүне күз алдында тота, елына 10-15 линия куәте белән. Инвестицияләр күләме – 160 млн сум. 60 эш урыны булдырырга җыеналар. Җитештерүне эшләтеп җибәрү срогы – 2017 ел.

"Машина төзелеше предприятиесе – яхшы юнәлеш, без сезне хуплыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов "Плентмак" җитәкчесенә.

"Татарстан шампиньоннары" гөмбә компаниясе" елына 5600 тонна шампиньон җитешетерергә планлаштыра. Эш урыннары – 144. Башлау срогы – 2017 ел. "АйДжиЭс Агро" ҖЧҖ компаниясенең инвестицион проекты компост җитештерү һәм шампиньон үстерү заводын төзергә ниятли. Планлаштырыла торган гөмбә күләме – елына 3600 тонна. Бүгенгә «АйДжиЭс Агро» ҖЧҖ компаниясе «Сладкая жизнь», «Магнит», «Бәхетле» компанияләре белән продукция китереп тору турында алдан сөйләшүләр алып барган. Хезмәткәрләр саны –165 кеше. Җитештерүне 2017 елның кварталында башлау күзаллана.

"Россия базары бик зур, ике компаниягә дә урын җитәчәк. Сезнең проектлар җентекләп эшләнергә тиеш, шул исәптән финанс ягыннан да", - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Шулай ук Күзәтчеләр советы утырышында «ИНТЕРСКОЛ» АҖнең җитештерү-сәнәгать эшчәнлеген алып бару турындагы килешүгә аз механизациясе чараларының җитештерелә торган исемлегенә өстәмәләр кертү  максатларында үзгәрешләр кертү каралды. Проектка инвестицияләрне арттыру күләме 500 млн сум булачак. Эш урыннары 200 кешегә артачак.

"Без резидентыбыз җитештерүне арттыру турында карар кабул иткәнгә шатбыз", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай итеп, "Алабуга" махсус икътисади зонасында резидентлар саны 49га җитте. Барлык проектларга инвестицияләр күләме – 154,9 млрд сум, дип хәбәр итә "Алабуга" МИЗ матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20