Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.08.2016

Алабуга районында урып-җыю кампаниясе алдагы ике көндә төгәлләнәчәк

Алабуга районында урып-җыю кампаниясе алдагы ике көндә төгәлләнәчәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән республиканың Алабуга районына килде. Хәзерге вакытта республика лидеры район җитәкчелеге һәм аграрийлары белән очраша. Шуңа кадәр Рөстәм Миңнеханов бөртеклеләрне урып-җыю эшләре төгәлләнә торган кырларны очкычтан карап әйләнде.

Президентка сөйләүләренчә, биредә мәйданнарның 98 процентында игеннәр инде суктырылган. Тулаем 78,5 мең тоннага якын ашлык җыелган. Уртача уңдырышлылык гектарыннан 25,1 центнер тәшкил итә. Алабуга районында бөртеклеләрне һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю эшләрен алдагы 2 көндә тәмамларга ниятләнә.

Аграрийлар белән очрашканнан соң, Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, КФУ ректоры Илшат Гафуров озатуында әлеге шәһәрнең тарихи өлешен йөреп чыгачак. Анда ТР Президентына гамәлгә ашырылган һәм планлаштырылган проектлар турында сөйләргә җыеналар. Соңыннан елга яры буенда булалар, биредә республика лидерына причалны капиталь төзү проекты презентацияләнәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20