Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
01.06.2017

Алабуга укучыларының 84 проценты математикадан БДИны ике тапкыр тапшырачак

Быел Алабугада математикадан, төп имтихан буларак, 380 укучы сынау тота. Имтихан барышында куелган таләпләрдән читләшү күзәтелмәгән. Бу хакта шәһәр мәгариф идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Математикадан имтихан нәтиҗәләре аттестат алу-алмауга йогынты ясый. Әмма әлеге предметтан имтиханны төп имтихан буларак кына түгел, профиль юнәлешендәге сынау буларак та тапшырырга мөмкин. Моңа бәйле рәвештә, шәһәр һәм район күләмендә алганда — чыгарылыш сыйныф укучыларының 84,4 проценты бер үк вакытта ике юнәлештәге имтиханны да тапшыруга теркәлгән. Профиль юнәлешендәге имтихан 2 июньдә уздырылачак.

Барлык дәүләт имтиханнары 9 нчы мәктәптә уздырылачак. Математикадан имтихан нәтиҗәләре 10 июньдә билгеле булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!