Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.11.2015

Александр Сидякин - "ТКХ өчен түләмәүчеләрнең күпчелеге - тотрыклы табыш алучылар"

Александр Сидякин - "ТКХ өчен түләмәүчеләрнең күпчелеге - тотрыклы табыш алучылар"  Татарстаннан РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, парламент түбән палатасының торак сәясәте һәм ТКХ комитеты рәисе урынбасары Александр Сидякин бүген "Татар-информ" агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә 11 ноябрьдә Россия Президенты тарафыннан имзаланган ТКХ хезмәтләре өчен тәүләмәүчеләргә карата җаваплылыкны катгыйландыручы законны шәрехләде.

Әлеге документ нигезендә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү 90 көннән артыкка тоткарланган очракта, пеня шактый арта. Әлеге яңалыкны шәрехләп, А.Сидякин билгеләп узганча, Россиядә ТКХ хезмәтләр өчен бурыч күләме хәзер 1 трлн сумга якын тәшкил итә һәм әлеге сумманың якынча 30 проценты - халык әҗәте.

"Моны ничектер хәл итәргә кирәк. Ялгыз яшүче карчык түләми дип сөйләү - сафсата, аның чынбарлык белән бернинди уртаклыгы да юк. Табышлары түбән булган кешеләр адреслы субсидияләр ала. Түләмәүчеләрне күпчелеге, ничек кенә сәер тоелмасын, берничә инвестицион фатиры булган тотрыклы табышлы кешеләр", - дип белдерде, аерым алганда, Сидякин.

"Моның белән килешергә ярамый һәм, шул исәптән пеняларны арттырып, кешеләрне вакытында түләргә өйрәтергә кирәк", - дип ассызыклады депутат.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, Татарстанда ТКХләр өчен түләү вәзгыяте РФның башка төбәкләре белән чагыштырган вакытта шактый яхшы - 98 проценттан артык.

"Бүгенге көндә әлеге күп чәйнәленгән бер процент система эчендә 4,7 млрд сум күләмендә аерма тудырды. Бу бөтен республиканың хәзерге бәяләр буенча 1,5 ай торак-коммуналь хезмәтләрдән файдалануы", - дип шәрехләде үз чиратында Татарстанда ТКХ өчен бурычка бәйле вәзгыятьне ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов.                   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20