Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.09.2016

Алексеевск районында яшәүче үрнәк гаилә - "Таң" газетасы

Алексеевск районында яшәүче Кәбировлар гаиләсе һәрьяктан уңган. Бу гаилә белән "Таң" газетасы таныштыра.

Һәр кешенең күңел биреп эшли торган яраткан шөгыле була. Кемдер бәйли, кемдер чигә, кемдер бакчада аллы-гөлле чәчәкләр үстерә. Яраткан эшеңне башкарганда җаның ял итә. Ә менә Алексеевск бистәсендә яшәүче Фәрдинур апа Кәбировада бу шөгыльләрнең барысы да бергә тупланган.

"Мин үзем тегүдән, сәйлән белән чигүдән, тегүдән ямь табам", – дип сөйләп китте 72 яшен тутырган ачык йөзле, киң күңелле, бик тә әйбәт хуҗабикә һәм ир хатыны Фәрдинур апа.

Ул сәйлән белән гаҗәеп матур итеп Кол Шәриф мәчетен, “Аятөл-көрси”, “Әлхәм”, “Кольһүаллаһ” һ.б.сүрәләрне чиккән. Бу шөгыль белән өч елдан артык шөгыльләнә икән. Төсләрне бик дөрес тотып ала белә ул.

"Чиккән саен чигәсе килеп тора. Вакыт әрәм итеп, телевизор карап утырганчы, бөтен күңелемне биреп, рәхәтләнеп чигәм мин. Чигә башласам, тиз-тиз бетерергә тырышам, ахыргы нәтиҗәне күрәсем килә. Матур килеп чыкса, күңел сөенә"

Кием тегүдән дә рәхәтлек таба Фәрдинур апа. Кызына да, үзенә дә күмәк-итәкләрне үзе теккән ул.

"Быел җәй очраклы рәвештә генә аларның бакчаларына кергән идем мин. Андагы матурлыкка таң калдым: чәчәкләрнең ниндиләре генә юк биредә: сары-кызыл маргинатлар, бегония, пикоти, сары-кызыл фибриата, декоратив төрле төстәге дәлияләр, гладиолуслар, төрле төрдәге катмарлы көнчыгыш лаләләре, эреле-ваклы розалар, флокслар һ.б.лар.

Ире Рәис абый да бөтен бакча эшләрендә аңа ярдәм итеп тора: чәчәкләр утыртырга төрледән-төрле клумбалар, түтәлләр ясый. Әле әйтергә онытканмын икән, яран чәчәкләренең ниндиләре генә юк аларда: комач кызыллары, аллары, чия төсендәгеләре, аклары. Алар шундый эреләр ки, бөтен бакчага ямь биреп утыралар. Чәчәк орлыкларын Воронеж, Казахстаннан дуслары җибәреп тора.

Аннан да битәр, виноградның биш-алты сортын үстерәләр Кәбировлар. Былтыр уңышы бик күп булган, ә быел азрак. Өченче ел Казахстанның “Мичурин” совхозыннан дуслары җибәргән “Мускат” сортын утырткан булганнар, быел ул уңышны аз биргән, киләсе елда күп бирәчәк. “Киш-миш” сортлары да бар. Анысын Воронеждан кайтатканнар. Фәрдинур апа фикеренчә, бер ботакта 2-3 тәлгәш эленеп торырга тиеш, шул вакытта ул тәмле дә, эре дә була, тамыр системасы череми. Әгәр күп булса, тамыр системасы зәгыйфьләнә, виноград шулкадәрне күтәреп тора алмый.

"Виноградны тукландыру өчен сыер тизәген дә, тавыкныкы белән дә әчетеп сибәргә була. Аннан яхшы уңыш алу, дулап үсеп китмәсен өчен өстән кисәргә кирәк, – ди хуҗабикә. – Ул эре, сусыл булып үсә. Ә үсү өчен яхшы тирәлекне үзе тудыра. Яз көне күп итеп су сибәсең, ә менә җәй көне яңгырлар яуганлыктан, су күп кирәкми. Күп сипсәң, ул авырый башлый. Бөтен нәрсәнең дә чамасы булырга тиеш."

Бакчаларында шулай ук төрле сортлы, көзен дә чәчәк атып, җиләк биреп утыручы бакча җиләкләре (ремонтант җир җиләкләре), кура җиләкләре дә үсеп утыра.

"Аларның барысын да карарга ничек өлгерәсез, моның өчен исәнлек тә, вакыт та, теләк тә, күпме көч тә кирәк бит әле," – дим.

"Без ирем белән икәүләп эшлибез. Җәй буена бакчадан кермибез. Өстәлебез дә, самавырыбыз да бакчада гына. Эчәсебез килсә, бик рәхәтләнеп, хуш исле үләннәр белән чәй куеп эчәбез. Олы яшьтә булсак та, күңелсезләнеп , эч поша, дип, телевизор карап ятып тормыйбыз", – диләр алар...

Хуҗабикә һәр чәчәк, һәр агач һәм яшелчә турында сәгатьләр буе яратып, сөйли ала. Алар турында сөйләгәндә күзләре очкынланып яна. Кешенең бакча эшләрен артык яратуы һәр күзәнәгеннән күренеп тора.

Фәрдинур апа белән Рәис абый 1965 елның май аенда Чимкент шәһәрендә танышалар һәм шул ук елның августында өйләнешеп тә куялар. Ни өчен Чимкент шәһәрендә, дип сорарсыз сез. Аларның тарихын кыскача гына сөйләп китим әле. Фәрдинур апа – Чимкент шәһәрендә, ә Рәис абый Кәбиров Юеш Көрнәле авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Лаеш профессиональ-техник училищесында тракторчы-машинистлыкка укып чыга һәм Чимкентка китә. Анда механиклыкка укый һәм шунда механик булып эшли. Партиягә керә. Бик намуслы, җаваплы кеше була ул. Шуңа күрә аларны 1974 елда Йәмән Республикасына җибәрәләр. Рәис абыйа анда да механик булып эшли.

Гарәпчә “Кәбира” – зур, “Рәис” зур начальник дигәнне аңлата икән. Гарәпләр аны бик яраталар, ихтирам итәләр, сүзен тыңлыйлар. Ә Фәрдинур апа анда җәмәгать эшләрендә катнаша. Бирегә пароход белән китергән азык-төлек: ак май, шоколад, сельд балыкларын һәр гаиләгә бүлеп бирәләр. Рәис абый анда су астында балык тоту белән шөгыльләнә. Ташбака, төрле-төрле лангустлар тота. Әз-мәз генә, үзләренә кирәгенчә гарәпчә сөйләшергә дә өйрәнәләр. Анда дуслары пәйда була. Алар белән аралашып яшиләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Биредә биш ел яшиләр.

Аннары Казахстанга кайталар. Монда яшәргә мөмкинлек калмагач, чуалышлар башлангач, Рәис абыйның туган ягына кайтып китәләр. Рәис абый “Алексеевскдорстрой” ААҖга механик булып эшкә урнаша. Әлеге предприятиенең генераль директоры Фоат Вәлиев аларга Гагарин урамыннан ике бүлмәле фатир, ә аннары 2000 елда Көньяк урамыннан коттедж бирә, 2001 елда күченәләр. Алар моның өчен Фоат Вәли улына бик рәхмәтлеләр. Ул шунда озак еллар механик булып эшли, ә Фәрдинур апа гомер буена сәүдә системасында мөдирә булып хезмәт куя. Алар 51 ел бер-берсен хөрмәт итеп, бик матур, тату гомер кичерәләр. Үзләрен эшләрендә дә, дуслары, туганнары арасында да хөрмәт итәләр. Бер малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бер оныкалары, 2 оныклары һәм бер оныкчыклары бар. Балалары Мәскәүдә яшиләр, икесе дә, әниләре кебек үк, сәүдә өлкәсендә хезмәт итәләр.

Хуҗаларның уңганлыгы, кем икәнлекләре капка төпләреннән үк күренә, диләр. Ә аларның өйләренә аяк баскач, оҗмахка килеп кергәндәй буласың. Бөтен җир чип-чиста, ялт итеп тора, зәвык белән бизәлгән, иркен, һәр әйбер үз урынында. Монда хуҗаның да, хуҗабикәнең дә булганлыгы күренеп тора. Алар бөтен эшне бергәләп эшлиләр, синекенә-минекенә бүлмиләр.

Сүз уңаеннан, Фәрдинур апа белән Рәс абый гел эшләп кенә тормыйлар, күңелле итеп ял да итә беләләр. Рәис абый бик матур итеп гармунда уйный. Туганнары кайтса, бергәләп табын янына утыргач, гармунга кушылып, яшь чакларындагы җырларны җырлыйлар. Интернет, скайп аша туганнары, балалары, чит илдә яшәүче дуслары белән аралашып торалар. Казанга татарча спектакльләр, оперетталар карарга еш йөриләр. Кыскасы, тормыштан ямь табып, төшенкелеккә, авыруларга бирелмичә, пар канатлар булып яшәп яталар бер-берсен ярты сүздән аңлаучы Фәрдинур апа белән Рәис абый. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20