Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
22.04.2019

Алинә Заһитова белән Евгения Медведева башка дуслар түгел?

Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы Алинә Заһитова Instagram челтәрендә Евгения Медведева «битенә» язылучылар арасында башка юк. Рус сүзен кушып әйтсәк, Алинә Евгенияның «битеннән отписалась». Билгеле, булганча кызлар дустанә мөнәсәбәттә бер ук тренерда шөгыльләнәләр иде. Хәзер исә алар арасында дуслык юк, алар бер-берсенә бары тик көндәшләр.

Евгения үзенең аккаунтында ачык фото белән бүлеште. Әлеге фотода ул ачык латекс костюмда. Фото астында ул үзенең язылучыларына иң текә комментарий уйлап табарга тәкъдим итте.

Евгениягә комментарийларның түбәндәгесе күңеленә хуш килгән: «Заһитованың язылучылар арасында булмауны белгәч, 18+ кичәсен дә үткәрергә була».

Әлеге сүзләрдән соң фигуралы шуу буенча дөнья чемпионнарының җанатарлары Алинәнең башка Евгениянең язылучылары арасында булмавын куреп алганнар. Бүгенге көндә дә Алинә Евгениянең «битенә» язылмаган.

Шуны әйтеп китәргә кирәк: бу типтагы конфликт Евгения өчен беренче түгел. Япониядә узучы дөнья чемпионатына әзерләнгәндә, массакүләм чараларында Евгениянең иң кызыклы комментарий бәйгесеннән соң Елизавета Туктамышева «битенә» язылудан баш тартуы билгеле булган иде. Ләкин соңыннан Евгения Елизавета Туктамышевага кире язылды. Ә язылучылар арасында булмавын SMM-менеджерның хатасы дип аңлатты.

Искә төшереп үтик, Евгения Медведева һәм Алинә Заһитова Япониядә үткән фигуралы шуу буенча чемпионатта Россия исеменнән чыгыш ясадылар. 16 яшьлек Алинә җиңү яулады, ә Евгения бронза призеры булды. Башта кызлар Этери Тутберидзеда шөгыльләнделәр, ләкин узган елны Медведева Канада тренеры Брайан Орсерга күчте.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс