Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
15.04.2019

Алинә Заһитова "Вечерний Ургант" тапшыруында катнашты

Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы Алинә Заһитова Иван Ургантның программасында катнашты.

«Вечерний Ургант» программасы башында Алинә дөнья чемпионатында җиңү өчен стимулы турында сөйләде. Ул әти-әнисе белән әгәр уңышлы чыгыш ясаса, аңа күптән хыялланган этне бүләк итәчәкләр дип килешкән. Тапшыруга ул дүрт аяклы дусты белән килде. Тик, этне аңа әти-әнисе түгел, ә Япониянең премьер министы бүләк иткән.

Иван Ургант дөнья чемпионаты башланырга өч көн кала Алинә катнашудан баш тартырга теләве һәм ни өчен бу хәл булырга мөмкин икәнлеге турында сорау бирде. Аны һәм башкаларны сез чыгарылышны карап белә алырсыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс