Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
07.09.2017

"Алтын Урда" фильмында татар артисты Эльмира Кәлимуллина хезмәтче ролен башкара

Татар хатынын — әнисе Рушания ханымны сөендерүдән башланган «Алтын Урда» телесериалында нибары ике татар актрисасы катнаша. Бүген Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында «Родина» кинотеатрында үткән «Алтын Урда» телесериалының презентациясендә шуларның берсе — Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина катнашты.

«Мин башка рольгә чакырылган идем. Әмма кастингта миңа Зәйнәп ролен тәкъдим иттеләр. Ул ханның яраткан хатынының хезмәтчесе. Зәйнәп бик мәрхәмәтле, гадел, үзен корбан итәргә әзер торган кыз бала. Ул бар гамәлләрен дә чын йөрәктән башкара. Ул субординация дә саклый белә. Ул башкалар мәхәббәте хакына үз мәхәббәтен корбан итә ала», — дип үз героинясы турында сөйләде Эльмира.

Эльмира Кәлимуллина кимчелек табарга алынган кешенең һәр фильмнан кимчелек таба алачагын әйтте. Әмма безнең халыкның бу сериалны яратып кабул итәчәгенә өметләнүен җиткерде.

Презентация азагында Эльмира Кәлимуллина кадрда җырлана торган рус халык җырын башкарды.

Искәртеп узабыз, 1 нче канал заказы буенча «Марс медиа» компаниясе «Алтын Урда» фильмын төшерә. Проектның генераль продюсеры — Рубен Дишдишян, режиссеры — Тимур Алпатов. Фильмда Казан артистлары Эльмира Кәлимуллина һәм Нәфисә Хәйруллина катнаша. Телесериал 16 сериядән торачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!