Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.01.2015

Апас-Буа арасындагы федераль трассада сөт продуктлары төялгән машиналар тикшерелгән

Татарстан Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль дәүләт ветеринария инспекциясе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин әйтүенчә, Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә стационар һәм мобиль постларда терлек, авыл хуҗалыгы продукциясе төялгән 56 техника туктатып тикшерелгән. Тиешле ветеринария-озату документлары тәртиптә булмаганлыктан, Апас-Буа арасындагы федераль трассада сөт продуктлары төялгән ике машина хуҗасына һәм товарны озата баручы затларга карата беркетмәләр рәсмиләштерелгән. Бу төр хокук бозулар буенча штраф санкцияләре каралган, ә товар үзе әйләнештән, сатудан алына, дип белдерә “Йолдыз” газетасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20