Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.06.2017

Апаста спорт комплексы төзелә һәм су юллары яңартыла

Апас районында зур төзелеш башлануы көтелә. Тиздән спортның күп кенә төрләрен үз эченә алган комплекс төзеләчәк. Әлеге уңайдан Апаска “Фортэкс” оешмасы җитәкчесе Рәүф Галләмов килде. Ул район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм төрле тармак җитәкче-белгечләре белән берлектә район үзәгендә төзеләчәк спорт комплексының урынын карады, проекты белән тынышты, фикерләре белән уртаклашты, дип яза район газетасы.

Спорт комплексы Апас урта мәктәбе һәм “Алтын алка” боз сарае янында төзелә. Ул ике бинадан торачак. Бассейн зурлар өчен 25 метрга 9 метр озынлыгында, балалар өчен 10 метрга 6 метр озынлыгында булачак. Шулай ук янәшәдә универсал спорт залы урын алачак. Анда мини-футбол, волейбол, баскетбол, көрәш кебек спорт төрләре белән шөгыльләнү күздә тотыла һәм тренажер залы эшләячәк.

Апас халкы өчен тагын бер уңайлылык: район үзәгендә 12,5 чакрым озынлыкта су юллары яңара. Әлеге эшкә Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 37 миллион 100 сум акча бүленеп бирелгән. Хезмәтне “Альтаир-1” оешмасы башкарачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов сүзләренчә, яңа су юлы Апасның Ленин, Октябрь, Кызыл Армия, Киров, Садри Җәләл, Муса Җәлил һәм башка урамнары аша узачак.

- Йортка хуҗа кеше суны үзе тоташтырырга тиеш булачак. Шуңа күрә дә бу эшкә әзер булып торсыннар иде, - диде ул.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»