Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.11.2017

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: "Татар телен белгән бала инглизчәне җиңелрәк өйрәнә"

Кичә, 2 ноябрь көнне Арчада узган “Арча. Туган тел, гореф гадәтләр: киләчәккә караш” исемле "түгәрәк өстәл"дә Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев татар теле, аны саклау һәм үстерү буенча үз фикерен әйтте.

“Бүгенге көндә татар теле буенча кайбер мәсьәләләрдә кискен сораулар туды. Кайберләре өчен район җитәкчесе буларак гафу да үтенәсем килә. Алар без эшләп бетермәгәнгә дә тугандыр, - диде Арча районы башлыгы, укытучыларга мөрәҗәгать итеп. - Сезгә "бәйләнеп", ахырдан гаепле итеп калдырдылар. Безнең авыл мәктәпләрендә татарча укыту буенча проблемалар юк. Шәһәрләрдә проблема бар. Әмма әле урбанизация дигән проблема бар. Ничек итеп авылларыбызны саклап калырга? Бу хакта  Президентыбыз да, җәмәгатьчелек тә бик уйлана. Мин авылларны саклап калу буенча чыгышым белән телевидениедә дә катнашканым бар, әмма бүгенге көнгә кадәр уртак фикергә килгәнебез юк”.

Илшат Нуриев фикеренчә, татар телен берләшеп кенә саклап калып булачак.

“Без барыбыз да бер булып эшләгәндә генә, бер булып татар телен сакларга тырышканда гына, милли рухыбызны үстергәндә генә безнең киләчәгебез бар, дип саныйм. “Түгәрәк өстәл”дә әйтелгән барлык сүзләр белән дә килешәм. Телебез бетсә, безнең милләтебез дә бетәчәк. Милләтебез бетә икән, без сезнең белән бу тормышта бушка эшләгән булачакбыз. Без нинди генә кибетләр, мәктәпләр, биналар салсак та, милләтебез бетеп, рухыбыз таралып бетсә, без, кеше буларак, Аллаһ тәгалә каршындагы бурычны үтәмәгән булачакбыз, дип саныйм”, - диде ул.

Илшат Нуриев фикеренчә, өч телне дә югары дәрәҗәдә укытып була.

"Безгә татар телендә укытырга, әмма рус телен һәм инглиз телен дә әйбәт дәрәҗәдә өйрәтергә кирәк, дип саныйм. Моның өчен бездә үрнәкләр бар. Мин моны татар телен белмәгән балаларга да әйтәм: татар телен белгән балаларга инглиз телен өйрәнергә җиңелрәк булачак, чөнки инглиз телендә татар авазларына охшаш авазлар бар. Бүгенге көндә инглиз телен белмәгән баланың киләчәге юк. Татар теле - үзебез өчен, җаныбыз өчен кирәк, ә инглиз һәм рус теле киләчәктә тормыш алып барыр өчен кирәк”, - диде район башлыгы Арчада узган “түгәрәк өстәл”дә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20