Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.06.2016

Арча төбәгендә машина белән сыер саву осталары һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар конкурсы узды

Кичә Арча муниципаль районыннан Айдар Сабиров гаилә терлекчелек фермасының җәйге лагеренда сыер савучыларның һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологларның район конкурсы уздырылды.

Чарада Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, агроәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә тармак министрлыгы матубгат хезмәте.

Ярышлар алдыннан Илшат Нуриев һәм Нәҗип Хаҗипов Казанбаш авылында төзелгән яңа терлек торакларын карап чыкты. Аннары шунда ук хуҗалыклар җитәкчеләре белән киңәшмә үткәреп, анда яхшы сыйфатлы терлек азыгы әзерләү һәм терлекчелектәге күрсәткечләрне яхшырту мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Конкурсның беренче өлешендә катнашучылар теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. Икенче, практик, өлешендә сыер савучыларга саву аппаратларын сүтеп җыюда узышты, ә технологлар ясалма орлыкландыру буенча үз осталыкларын күрсәтте.

Ярышлар йомгаклары буенча машина белән сыер савучылар арасында 1 нче урын - “Ак барс” агрокомплексы” ҖЧҖ сыер савучысы Гөлфия Шәрәфетдиновага, 2 нче урын “Игенче” агрофирмасы” ҖЧҖ сыер савучысы Айгөл Шәмсетдиновага, 3 нче урын “Северный” агрофирмасы” ҖЧҖ сыер савучысы Нәзирә Нигъмәтҗановага бирелде. Эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар арасында 1 нче урынны Равил Хаҗиев (“Северный” агрофирмасы” ҖЧҖ) алды, 2 нче урынга Фаил Иблиев (“Ватан” агорфирмасы” ҖЧҖ) чыкты, 3 нче урында - Хәлил Вәлиев (“Аю” ҖЧҖ).

Район башлыгы Илшат Нуриев, җиңүчеләрне котлап, аларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20