Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.09.2017

Арчада туризм буенча секция эше яңартыла

Арча районында заманында туризм киң җәелдерелгән иде. Кайсы ярышка бармасыннар, арчалар җиңү яулап кайта. Спорт ярышларында җиңү - ул еллар өчен гадәти күренешкә әверелде. Бу хакта «Арча хәбәрләре"яза.

Туризм секциясе ачылу ару-талуны белмәс, үзен бөтен барлыгы белән спортка багышлаган, хәзерге вакытта сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен бочче секциясе алып барган, алар белән дә Россия чемпионатларында җиңеп кайткан Фәрит Минхәиров тырышлыгы нәтиҗәсендә булган. Әмма соңгы вакытта районда туризм спорты сүнеп торган. Дөрес, кайбер авыл һәм Арча мәктәпләрендә секцияләр эшләп килгән. Ә менә шәһәрнең үзендә анысы да булмаган.

«Арча Укучылар сараенда яңа уку елыннан туризм белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен секция эшли башлады, — ди Фәрит Минхаиров. — Арча Укучылар сарае балалар һәм яшүсмерләр туризмын үстерү буенча 500 мең сум грант отты. Аның төп үзенчәлеге — инклюзив белем бирү. Бу акча турист кирәк-яраклары алу өчен бирелә. Элек туризм буенча эш алып барган кеше буларак, туризм секциясен оештыру һәм җитәкләүне миңа йөкләделәр».

Инклюзив белем бирүне Фәрит Минхәиров: «Бу секциядә сәламәт балалар сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән бергә шөгыльләнә. Дөрес, коляскада утырганнар түгел. Алар өчен бочче секциясе эшли. Сәламәтлекләренә җиңелчә зыян килгән балалар турында сүз бара», — дип аңлата.

«Мондый секция Арчада Татарстан күләмендә балалар арасында беренчесе булачак. «Ар-К-Тур"("Арча туристлар клубы») муниципаль район мәйданчыгы дип аталачак. Ни өчен «Ар-К-Тур»? Арктур ул — төньякта урнашкан иң якты йолдыз. Безнең «Ар-К-Тур"да киләчәктә иң якты йолдызга әверелер дип өметләнәбез», — ди секция җитәкчесе.

Тренажерларга килгәндә, төрле юнәлешкә баулар тартыла. Бу залинг дип атала. Шартлы каршылыкларны баулар буенча үтәргә кирәк булачак. Мәсәлән, көчле агымлы елганы аркылып чыгарга кирәк. Ярның бер ягыннан икенче ягына бау тартып, шуның буенча чыгасың. Моннан тыш, турист тауларга менәргә, төшәргә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнергә тиеш.
Күнекмәләр нигездә залда узачак. Әмма походларга чыгу да планлаштырыла. Җәен — җәяүле, кышын — чаңгыда. Грант шартлары буенча, март аенда сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында туризм буенча республика ярышы уздырылачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера