Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2017

Һава, тимер юл, су транспортларының барлык төрләрендә хәләл ризык тәкъдим ителәчәк

Һава һәм тимер юл, су юлы транспортларының барлык төрләрендә дә хәләл ризык белән тукланырга мөмкин булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Россия мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, берничә авиакомпания хәләл ризык белән тукландыру системасына күчкән инде. Әмма поездларда хәләл ризык белән тукландыру әлегә авыррак, ди Айдар Шаһимәрданов. Бу поездларның ерак араларга һәм озак вакытка йөрүенә бәйле.

“Без поездларда да хәләл ризык тәкъдим итү буенча 2,5 ел эшлибез. Максатыбыз – Россиядәге һәр кешене, кунакларыбызны хәләл һәм сәламәт ризык белән тәэмин итә алу”, – ди Айдар Шаһимәрданов һәм моның өчен яңа стандартлар булдырылу хакында белдерде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20