Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2017

Азнакайда егетләр дә чәчәк үстерә

Азнакайда егетләр дә чәчәк үстерә, дип яза район газетасы.

– Мәктәптә укыганда укытучыбыз Илсөяр апаның “Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигәне балачактан ук күңелгә уелып калган, – ди Мәсгут авылында күз явын алырлык чәчәк үсентеләре, чәчәкләр үстерүче Искәндәр Нуретдинов. – Минем төп һөнәрем – укытучы. Баштан балаларга инглиз теле укыттым. Берничә мәктәп арасында йөреп, хезмәт хакым бензинга китеп баргач, терлек асрый башладым, терлекче булдым. Аннан йорт төзергә кирәк булды. Кешедән эшләтергә каян шулкадәр акча табасың, төзүче һөнәрен үзләштердем. Гел дә чәчәк түтәлләре арасында уралып үскәнгәме, әти-әнием башлап җибәргән, алар яраткан эшне дәвам итәргә кирәк иде. Чәчәкләр күңелемне ныграк яулады, хәзер шул эш белән шөгыльләнәм.

Аңа әти-әнисе Шамил һәм Роза да ярдәмгә килә. “Бу җирдәге туфракны ипигә ягып ашамалы бит, чәчәкләребез, гөлләребез гөрләп үсә” – ди Үзбәкстан якларында яшәп кайткан Роза ханым. Гаиләсеннән тыш (тормыш иптәше дә шушында) фермер Искәндәр авылдашларын да эшле иткән. Бер агроном, бер бухгалтер алган. Киләчәктә теплицаларына җылы кертеп, аларда ел әйләнәли яшелчә үстереп, тагын да эшсез авылдашларын эшле итмәкче ул.

Искәндәр бер нәрсәдән дә зарланмый. Нәрсә генә сорасаң да: “Аллага шөкер” дип кенә тора. Каян шулай өлгерәдер Мәсгут авылында хәзрәтнең дә уң кулы икән әле ул. Авыл җирлеге башлыгы Эльвир Габдрахманов та мактап туя алмый үзен. “Мәктәп, балалар бакчалары, авыл Советы бинасы, мәчет ишегалларын Искәндәребез чәчәккә күмә”, – ди.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20