Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.10.2017

Азнакайда кораблар ясау остасы яши

Азнакайда кораблар ясау остасы яши. Ул балачакта башка малайлар кебек диңгезче дә, очучы да булырга хыялланмаган. Язмыш өметләренә туганда ук киртә куйган. Әмма физик мөмкинлеге чикләнсә дә, хыял канатларында ул үзе ясаган ак җилкәнле корабларда иксез-чкисез дөнья киңлекләрен гизә, дип яза җирле басма.

Фәрид Гәрәевнең кул эшләре белән бер күргәзмәдә танышырга туры килде. Үзе андый чараларга йөрми икән. Әле өенә баргач та фотоаппартны йөзенә якын да китертмәде. Әгер авылы клубы мөдире Илсөяр Габдрахманова алып чыккан аның сәләтен халык арасына.

Әти-әнисенең нигезендә ялгызы көн күрә Фәрид. Зал ягында озын өстәлдә кораблары тезелеп киткән. Әйтерсең лә, алар диңгез дулкыннары белән ярышырга әзер торалар.

– Әти вафат булгач, 2002 елда тотындым ясарга. Сызымнарын һәм материалларын почта аша кайтарам. Парусларын Фәүзия сеңлем тегә, – ди ул.

Бер корабка 3 ел вакыт сарыф ителә икән. Ни гаҗәп, гади генә туңдырма таякчылары да эшкә җигелгән: алардан корпуслары төзелә.

– Корабларны сорап килүчеләр бар, әмма мин сатарга түгел, үзем өчен ясыйм, – ди.

Аларны саклар өчен каплар ясамакчы, тик оргпыяла табуы кыен икән. Бәлки Фәридкә бу яклап ярдәм итүче табылыр.

Адәм баласының мөмкинлекләренә гаҗәпләнеп туймаслык. Сау-сәламәт килеш тә бу кадәр нечкә эшне теләсә кем башкара алмый. Ә балачактан церебраль параличлы кешегә никадәр осталык, түземлелек кирәк!

Фәриднең шөгыльләре киңкырлы. Әнә, шифоньер өстенә самолетлар коллекциясе менеп кунаклаган.

Авыру дип аркаланып ята торганнардан түгел егетебез. Ике училище һәм техникум тәмамлаган. Заманында Сәпәй авылында киномеханик булып эшләгән.

– Төннәрен Әгергә велосипед белән кайта идем, – дип сөйли.

Фотограф һөнәрен үзләштерү дә ярдәм иткән. Илсөяр Габдрахманова әйтүенчә, авылдагы барлык мәдәни чаралар аның фотоаппараты аша үткән. Азнакайда ябылганчы фотоательеда хезмәт куйган. Ни кызганыч, заманалар үзгәрә, тормыш әлеге һөнәр ияләрен кысрыклый бара, чөнки хәзер һәркемдә смартфон, айфон һәм бар белгәнебез – селфи.

– Төшенкелеккә бирелмә! – дип юатучы, тәмле ашлары белән сыйлап китүче сеңлесе Фәүзия бар әле дә янында. Тымытыкта гына яшәгәч, абыйсы янына еш килә, таянычы да, ышанычы да.

Бакчасында яшелчә, чәчәкләр үстерергә дә хирыс Фәрид. Энесе Фәнил белән умарта тоталар. Әтиләре Фәһим дә шундый тырыш кеше булган. Бәхет эзләп, Караганда якларына китеп, шахталарда күмер чыгарган, сагынуына түзә алмый гаиләсе белән кире туган авылына кайтып төпләнгән, үз куллары белән һәр торган җирендә йорт җиткергән. Аның рухы балалары өчен шат булып ята торгандыр. Аеруча тормыш диңгезендә каршы искән җилләргә җилкәнен киң каерып алга баручы Фәриде өчен, диелгән район хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20