Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.08.2016

Азнакайда республика судьялары җыелып киңәште

Азнакайда республика судьялары җыелып киңәште  Азнакайда гомумюрисдикция судларының яртыеллык эшчәнлеге нтиҗәләре хакында сөйләшүгә багышланган республика киңәшмәсе булды. Аның нәкъ менә безнең җирлектә оештырылуы очраклы гына түгел, диелә районның “Маяк” газетасы язмасында.

“Республика судлары арасында Азнакай шәһәр суды һәр дәвердә дә үзенең яхшы нәтиҗәләре, заманча алымнары белән гел аерылып торды. Аның белән озак еллар җитәкчелек иткән Рафаил Софин, Мөсфирә Әбдрәшитованың исемнәре республиканың суд органнары тарихында уелып калды, аларның системаны камилләштерүгә керткән өлеше зур, – диде киңәшмәне алып барган Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев. – Креатив фикерле, олы тәҗрибәле Йосыф Сәхапов җитәкчелегендә бүген дә ул алдынгы тәҗрибә базасы булып тора. Шәһәр суды заманча технологияләрне кыю кертә, беренчеләрдән булып үзенең музеен оештырды, массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлеге дә башкаларга олы үрнәк”.

Район оешу белән барлыкка килгән суд органы да быел үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Район кунакларында шәһәр судының шушы чал тарихы, эшчәнлеге һәм уңышлары чагылган стендлар, бай материал зур кызыксыну тудырды. Алар Азнакай халык промыселының инде шәһәрнең визит карточкасына әверелгән сувенирлар күргәзмәсен, сәнгать мәктәбе осталары чыгышын да хозур кылдылар.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларга күрсәткән игътибар, хөрмәт өчен барча халык исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткереп, башкаладан, республика төбәкләреннән җыелган кунакларны район белән таныштырды.

“Бу ел куанычлы вакыйгаларга бай: районыбыз һәм шәһәр судының 85 еллык юбилейлары, шулай ук “Азнакайнефть” идарәсе оешуга, Актүбә бистәсенә нигез салынуга 60 ел тулуны да билгеләп үтәбез. Республика, “Татнефть” җитәкчелеге ярдәме белән Азнакай нефть төбәге үзәкләренең берсенә әверелде, дип сөйләде муниципаль район башлыгы. - Узган елгы нәтиҗәләр буенча Татарстанның иң төзек торак пункты исемен алдык, ә инде Россия күләмендәге бу бәйгедә өченче урынны яуладык. Шәһәребезнең йөзе елдан-ел ямьләнә, яңа төзелешләр колач җәя. Ел саен 3,5 миллион тонна кара алтын чыгарган, югары иген уңышы җыеп алган нефтьчеләребез һәм игенчеләребез, шушы көннәрдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче төзүчеләребез, барлык башка тармак хезмәтчәннәренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе бу”. Ул районның иҗтимагый тормышында зур роль уйнаган, иминлек тәэмин иткән хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлекне искәртте. Шәһәр суды белән берлектә оештырылган юнәлешле, максатчан чараларга, координацион советның һәр атнада үтеп торган утырышларына тукталды.

Киңәшмәдә республика судларының яртыеллык эшчәнлегенә анализ ясалды, проблемалар кузгатылды. Соңыннан үз эшләренең осталары, олы тәҗрибәгә ия суд органнары хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды, диелә “Маяк”та.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20